Яз җитеп, кояш нурлары туры төшә башлагач бүлмә гөлләренең үсеше активлаша.
Тамырланып киткәч кенә (бер-ике яфрак җибәргәч) ашлама кертү киңәш ителә. Кактусларны күчереп утырткач, 5-7 көннән соң гына су сибәргә кирәк. Кыш буена буйга үсеп киткән гибискус, олеандр, фикус, традесканция, ясмин кебек гөлләрнең сабакларын кисәләр. Көчсез үсентеләрне дә алып ташлау яхшы. Болай иткәндә гөлләр тизрәк чәчәк ата.
“Акчарлак“ календареннан алынды