"Орешник" ял зонасында «Милләтләр старты» ачык чаңгы ярышлары узды.
Йөгерешләр биш яшь категориясе буенча оештырылды. Ярышларда барлыгы 38 спортчы катнашты.
2001-2003 елгы кызлар һәм 30-39 яшьлек хатын-кызлар, 40-49 яшьлек хатын-кызлар, 50 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар 3 км дистанцияне уздылар.
2001-2003 елгы егетләр, 18-29 яшьлек хатын – кызлар, 30-39 яшьлек ир-атлар, 40-49 яшьлек 40-49 яшьлек ир-атлар-5 км, 18-29 яшьлек ир-атлар 10 км дистанциягә йөгерделәр.
Иң озын дистанциядә җиңүчеләр һәм призерлар – 10 км – «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы призлары, 18-29 яшьлек хатын – кызлар йөгереше җиңүчеләре һәм призерлары ( 5 км) - «Әгерҗе радиосы»призлары белән билгеләп үтелде. Башка төркемнәрдә җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм боз сараена, бассейнга, тренажер залына бару өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук чаңгы узышларының иганәчесе спорт товарлары кибетләренең берсе иде. Алексей Семенов трассаны әзерләүдә зур ярдәм күрсәтте.