2019 елның 3 июнендә Татарстан цифрлы телевидениегә күчә. "Без ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга, ветераннарга цифрлы телевидение тоташтыруда ярдәм итәргә әзер», - ди район волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе Эрик Бәшәров.
Түбән Кама белгечләре волонтерлар өчен цифрлы телевидениегә күчү темасы буенча махсус укулар үткәрделәр.
- Безгә цифрлы телевидение, күчү нечкәлекләре турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар, – дип сөйли Эрик. - Уку нәтиҗәләре буенча волонтерларга таныклыклар тапшырылды.
Шулай итеп, шәһәрдә яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә цифрлы телевидениегә тоташтыруда ярдәм кирәк булса, алар эш вакытында «Авангард» Яшьләр үзәгенә24981 телефоны буенча шалтырата ала. Авыл советына мөрәҗәгать итә алалар.
Цифрлы телевидениегә күчүгә, антенналар һәм приставкалар алуга кагылышлы сорауларыгызны88002202002 яки 8(843)2000528 телефоннары буенча бирә аласыз. Тулырак мәгълүмат-сайтта www.ртрс.рф.