Район мәдәният сараенда «Без бергэ» балалар халык иҗаты республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды.
Ул ике яшь төркемендә халык вокал, хореография, сәнгать уку, мода театры, театр иҗаты һәм халык вокаль ансамбле номинацияләре буенча үткәрелде. Шулай ук «иҗади гаилә»махсус номинациясендә җиңүчеләрне билгеләделәр.
Чара кунаклары безнең район территориясендә элек-электән яшәүче татарлар, рус, марилар һәм удмуртлар турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Фойеда «Россия сувенирлары " декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган иде.