2019 елның 3 июнендә Татарстан цифрлы телевидениегә күчә. “Ялгыз өлкәннәргә, ветераннарга цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм итәргә без әзер”, – ди волонтерларның район бүлекчәсе җитәкчесе Эрик Бәшәров.
Түбән Кама белгечләре районыбыз волонтерлары өчен цифрлы телевидениегә күчү буенча махсус укулар уздырдылар.
– Белгечләр безгә цифрлы телевидение, аңа күчүнең нечкәлекләре турында тәфсилләп сөйләделәр, буклетлар тараттылар, – ди Эрик.
Уку нәтиҗәләре буенча 27 волонтерга таныклыклар тапшырылган. Аларның алтысы шәһәр, калганнары авыл халкына ярдәм күрсәтәчәк.
Волонтерлар ярдәме кирәк булган очракта шәһәрдә яшәүче ялгыз өлкәннәр эш көннәрендә, көндезге сәгатьләрдә 24981 телефоны буенча “Авангард” яшьләр үзәгенә шалтырата алалар. Сала халкына авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Цифрлы телевидениегә күчү, антенна һәм приставкалар алуга кагылышлы сорауларыгызны 88002202002 яки 8(843)2000528 телефоннары аша да бирә аласыз. Моңа кагылышлы барлык мәгълүмат белән шулай ук www.ртрс.рф сайтында да танышырга була.