Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 2 апрелендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов киләчәк.
Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын карау булачак.
Әлеге чара 9 сәгатьтә башлана – бу вакытта Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13 адресы буенча район хакимиятендә гражданнар кабул ителәчәк.
Чыгу кысаларында Сергей Павлов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 236-20-61 (элемтә өчен җаваплы зат: О. А. Ефимова), электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: to16_43@fas.gov.ru йә район администрациясенә.