Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында «Алтын ачкыч» балалар бакчасы коллективы белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрелде.
2019 елда Кулланучылар хокукларын яклау көне «Trusted SmartProducts» - «Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар» девизы астында уза. Укучылар кулланучылар хокукларын яклау турында Законның төп нигезләмәләре белән таныштылар.
Чараны үткәрүнең төп максаты-безнең дәүләттә кулланучының хокукый статусы белән танышу, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын, хокукый тәртип һәм конфликтны законлы рәвештә дөрес хәл итү күнекмәләрен формалаштыруны күрсәтү.
Коллектив хезмәткәрләре көндәлек тормыштан бирелгән күпсанлы сорауларга һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетларга җаваплар алдылар.