Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны туксан яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Мәрвәр КАҺИРОВА Иске Кызылъяр авылында туып-үскән. Арчада шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлагач хезмәт юлын Әгерҗе район хастаханәсендә башлый.

Кайсы бүлеккә кушсалар, шунда үз эшен зур төгәллек белән башкаручы кызны рентген кабинеты ачылгач рентген-лаборант итеп билгелиләр. Әнә шулай, хастаханә тарихына ул беренче рентген-лаборант булып кереп кала. Шунда 25 ел хезмәт куйгач, хезмәт юлын балалар бакчасында дәвам итә. Тормыш иптәше Сәхәбетдин белән ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә улы Радик белән яши.

– Туганнардан бик уңдым. Резеда Закирова “җиңгәчәй” дип көнгә өчәр тапкыр килеп хәлебезне белә, эшләребездә булыша, – дип рәхмәтләр укып яши аңа һәм башка туганнарына Мәрвәр әби.

Юбилее көнендә котлаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зариповага, рентгет-лаборант эшен аннан кабул итеп алган, һәрдаим аралашып, хәлен белеп яшәүче Рәмзия Шәймөхәммәтовага да рәхмәтләрен кат-кат әйтте хөрмәтле юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International