Бүген Гобәйдуллина Нәҗип Сабирҗан кызына 90 яшь тулды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Сосновода яшәүче Гобәйдуллина Сабирҗан кызына 90 яшь тулды.

Юбилей көнендә аны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әгерҗе муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова котлады.

Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләделәр, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В. В. Макаровның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International