Яңа Зеландиядә мәчетләрдә атышта кырык кеше һәлак булган

2019 елның 15 марты, җомга

Крайстчерч шәһәрендә, аның янындагы Линвуд шәһәрендә ике мәчеткә һөҗүм вакытында тагын егермеләп кеше яраланган.

Яңа Зеландиянең Премьер-министры бүген мәчетләргә һөҗүм вакытында кырык кеше үлүен раслады. Бу турыда "Интерфакс"агентлыгы хәбәр итте.

Крайстчерч шәһәрендәге Дин-авеню мәчетендә 30 кеше, Линвуд мәчетендә 10 кеше һәлак булды, дип сөйләгән Премьер-министр.

Тагын егермеләп кеше яраланган. Алар хастаханәдә дәвалана.

  • Яңа Зеландиядә ике мәчеттәкешеләргә атканнар, дип язган идек. Мәчеттәге кешеләрне үтергән 27 яшьлек ир-ат 17 минут буена туры трансляция ясап торган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International