Татарстан Президенты 2018 елдан алып Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе остазы булып тора.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе кысаларында Остаз көнендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов остазлар өчен брифингта катнашты. Брифингны конкурсның эксперт советы рәисе, бизнес-консультант, «Персоналны үстерү һәм үзгәрешләр кертү» юнәлеше җитәкчесе Павел Безручко алып барды», – диелгән хәбәрдә.