Зәй районының Ялта-Зәй базасында республика спартакиадасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары узды.
Чаңгы ярышларында Әгерҗе районы данын дүрт кешелек команда яклады. Болар – район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр төзелеше бүлеге баш белгече Миләүшә Шәйхәйдарова, архив бүлеге начальнигы Марина Романова, Азево һәм Күләгәш авыл җирлекләре башлыклары Владимир Семенов һәм Юрий Васильев. 18 команда арасында алар 8нче урынга лаек булдылар. Шул рәвешле, спартакиада “копилка”сына 26 очко тупладылар.