Арт-объектта капкачлар артканнан-арта

2019 елның 22 марты, җомга

Узган елның декабрендә әлеге капкачларны җыю өчен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга махсус арт-объект урнаштырылган иде.

“Игелекле капкачлар” проектының асылы тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның  капкачларын җыюдан гыйбарәт. Капкачларны сатудан кергән акча инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүгә тотыла.

Арт-обектта капкачлар артканнан-арта: “Игелекле капкачлар” акциясе дәвам итә. Экологик һәм рухи яктан әһәмиятле гамәлгә һәр райондашыбыз үз өлешен кертә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International