Үтәгән көрәшчесе Россия беренчелеге ярышларында бронза медаль яулады

2019 елның 22 марты, җомга

Казанда көрәш буенча Россия беренчелегенә узган ярышларда тренер Альфред Сабирҗанов җитәкчелегендәге көрәшчеләр дә, төрле төбәкләрдән килгән көндәшләре белән бил алышып, җиңү өчен тырыштылар.

Үз үлчәү категорияләрендә Кадыбаш мәктәбеннән Нияз Закиров, Илсаф Дәүләтшин, Денис Әминов, Көчектән Артем Трефилов, Әгерҗедән Ранэль Кәримов көрәш келәменә чыктылар. Днис Әминов 90 килодан югарырак үлчәү категориясендә өченче урын алды һәм Мактау грамотасы, медаль, акчалата премия белән бүләкләнде. Денис спорт мастерлыгына кандидат нормативын да үтәде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International