Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче районыбыз чаңгычылары Чаллыда СССРның атказанган спорт мастеры И.Утробин призына узган чаңгы ярышларында катнаштылар.
Богдан Павлов, Кирилл Семенов – җиденче, Зинаида Николаева – сигезенче, Ангелина Дедюхина унынчы урын алдылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗе чаңгычылары команда буенча өченче урын яуладылар. Бәйгедә барлыгы 400 спортчы катнашты.