Башаров Гомәр Галимҗан улы - 1929 елда Кадыбаш авылында туа. Мәмдүдә апа белән 60 ел бергә гомер итеп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр.Хәзерге вакытта төпчек кызы Зөлфия тәрбиясендә яши.Авылыбызның хөрмәтле балта остасы илгә-көнгә, авылдашларына гомер буе тырышып намуслы хезмәтен куя.
Кадыбашта гомер итүче Гомәр абыйны 90 яшьлек олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов Илфат Гәли улы халыкны социаль яклау идарәсе җтәкчесе Зарипова Альмира Тахир кызы, редакциядән Ягъфәрова Миләүшә Наил кызы котладылар. Гомәр абыйны гомер бәйрәме белән котлап, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр,якты иртәләр, күңел тынычлыгы,озын гомер ак бәхетләр телибез.Киләчәктә дә баларының,оныкларының кадер-хөрмәтен күреп,мул тормышта,исәнлек-саулыкта яшәргә насыйп булсын.