Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан язны каршы алу, кышны озату бәйрәме “Нәүрүз - яз хәбәрчесе” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Шаршады авылында да бу бәйрәм зурлап матур итеп уздырылды.Күңел кылларына үтеп керерлек җырлар, эчтәлекле шигырьләр, күз явын алырлык биюләр авылдашларыбызның тыныч тормышын җанландырып җибәргәндәй булды.Бәйрәмебез кызыклы уеннарга уралып барды. Бәйрәмебезнең хуҗасы-Нәүрүзбикә кунакларны мич коймагы белән сыйлады. Бигрәк тә авыл халкының күңелендә калганы язгы матур көндә, саф һавада шаулап торган самовардан хуш исле чәй эчү, учак өстендә казанда пешкән телеңне йотарлык боткадан авыз итү булды. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле үтте.
Фотогалерея >>> http://agryz.tatarstan.ru/rus/prazdnik-navruz-v-sharshadinskom-selskom.htm