“Олимп“ спорт комплексында “Спорт фестивале“ узды.
ГТО нормативларын тапшыра башлаганчы, район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова һәм спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов бер төркем әгерҗелеләргә “Хезмәткә һәм оборонага әзер“ алтын, көмеш, бронза билгеләрен тапшырдылар.
2нче мәктәп укытучысы Эльнара Шиабетдинова һәм Әгерҗе районы хакимияте белгече Евгения Муллахмәтова алтын билгеләргә лаек булдылар.