Әгерҗедәге “Олимп“ спорт комплексында “Спорт фестивале“ узды.
Ул Россия Президенты Владимир Путинның “Хезмәткә һәм оборонага әзер“ Бөтендөнья физкультура-спорт комплексы турында“гы Указны имзалауга биш ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Төрле оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм 1нче гимназия укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова һәм спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов сәламләделәр. Узган ел ГТО нормативларын бик яхшы тапшырган бер төркем әгерҗелеләрне алтын, көмеш, бронза билгеләр белән бүләкләделәр. Алар арасында 2нче мәктәп укытучысы Эльнара Шиабетдинова һәм Әгерҗе районы хакимияте белгече Евгения Муллахмәтова алтын билгеләргә лаек булдылар.
ГТО тапшыручылар арасында пенсионерлар да булуы аеруча сөендерде. Алар яшьләргә үрнәк күрсәттеләр. Эксплуатацион локомотив депосында тимерьюлчы булып эшләгән Асаф Әбсәләмов, Галина Бабушкина, Нурсалих Хәбибуллин үзләренә тиешле бөтен спорт күнекмәләрен үтәделәр. Яшьләр дә сер бирмәделәр. Район үзәк хастаханәсеннән спорт сөюче Любовь Семенова алтын билге өчен килгәнлеген әйтте.