Республикада томан, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Татарстанда актив көньяк циклоны хөкем сөрү аркасында, һава шартлары кинәт начарланачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Юеш кар һәм яңгыр ява. Синоптиклар шулай ук буран вакытында күз күреме бозылуы турында кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр булачак.
Татарстан юлларында бозлавык һәм кар көртләре хасил булырга мөмкин.