Исәнбайда узган Нәүрүз бәйрәме җыр-уеннар белән үрелеп барды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бу ялларда авылларда зурлап Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар.

Исәнбайда да ул зур оешканлык белән үтте. Мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта учак ягып казанда ботка пешерделәр, табада коймак пеште, самавырда чәй кайнады. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, Мәдәният йорты мөдире Алсу Йосыпова илгә тыныч язлар килүен теләделәр. Авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты. Үзешчәннәр җырлары белән сөендерделәр. Спорт сөючеләр төрле ярышларда катнаштылар. Иң осталар бүләкләргә лаек булды. Соңыннан бөтен начар гамәлләр юкка чыксын дип карачкы яндырдылар. Кыш бабай, Язбикәгә урынын биреп, саубуллашып ерак юлга кузгалды. 

Фотогалерея http://agryz.tatarstan.ru/tat/prazdnik-navruz-v-isenbaevskom-selskom-poselenii.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International