“Мин ел саен 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантананы көтеп алам. Бер генә елны да бармый калганым юк. Быел да 9 Май бәйрәмен көтә башладым инде”, – ди шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Рәйсә апа ГАФАРОВА.
Рәйсә апа сугыш елларын әле дә тетрәнеп искә ала.
Әгерҗелеләр аны элек Казанская урамында урнашкан китап кибете сатучысы буларак хәтерлиләрдер. Озак еллар почта киоскында газета-журналлар да сата ул.
Көненең күп өлешен телевизор карап уздыра Рәйсә апа.
Кирәк чакта кибеткә дә йөри әле. Әгерҗедә яшәүче улы Марат та еш килә әнисенең хәлен белергә.
Әнә шулай балачак, яшьлек елларына кайтып, хатирәләрен барлады гомер бәйрәме көнне юбиляр. Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән котлап, бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага онытмаулары, зурлаулары өчен кат-кат рәхмәтен җиткерде.