8нче балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр белемнәрен күрсәттеләр

2019 елның 29 марты, җомга

Балалар бакчаларының рус телле тәрбиячеләре арасында татар телен белүләре буенча “Умники и умницы по-татарски” бәйгесе уздырылды.

Татарча викторина формасында уздырылган бу чарада шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләреннән тыш Красный бор һәм Бимадан да тәрбиячеләр катнашты.  Рус, мари, удмурт милләтеннән булган тәрбиячеләрнең Татарстандагы дәүләт телләренең берсе – татар теле буенча алган белемнәрен мәртәбәле жюри бәяләде. Бу чара районда һәм республикада уздырылачак “Билингваль балалар бакчасы” бәйгесенә әзерлек кысаларында узды.

Бәйгедә катнашучылар, ике командага бүленеп, һөнәри осталыкта сыналдылар. “Калфаклар” һәм “Матур кызлар” командалары үзләре турында татар телендә сөйләделәр. Татар телен белүләрен төрле бәйгеләрдә дә, кибеттә сатучы һәм сатып алучы булып та күрсәттеләр. “Шалкан” һәм “Төремкәй” әкиятләрен дә бик оста сәхнәләштерделәр.

Бәйгедә “Калфаклар” командасы җиңүче булды. Аларга һәм призлы урын алган “Матур кызлар”га татарча-русча китаплар, сүзлекләр бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International