Әгерҗе районында узган педагоглар форумында бүләкләүләр дә мулдан булды

2019 елның 29 марты, җомга

Әгерҗедә Әгерҗе районы укытучыларының беренче белем бирү форумы узды.

Укытучылар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары яктырткан стенд-күргәзмәләрне бәяләп, җиңүчеләрне билгеләделәр. Мәктәпләр арасында 4нче һәм 2нче мәктәпләр җиңүче булдылар. Балалар бакчалары арасында 5нче бакча – җиңүче, 9нчы бакча призер булды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина аларның җитәкчеләре Надежда Тимирашева, Оксана Дорось, Эльвира Закирова, Наталья Красноперовага Дипломнар тапшырды.

Фокус-төркемнәрдә белем бирү сыйфатын күтәрү өчен мастер-класслар, видео-презентацияләр, квест күрсәткән мөгаллимнәр һәм стикер-җитәкчеләр дә Дипломнарга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International