Чаллы шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспециясе хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында республика иҗат конкурсының зона туры узды.
Безнең район данын ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Ләйлә Йосыпованың кызы Алинә Колчина яклады.
1нче гимназиядә белем алучы (укытучысы - Марсилә Муллахмәтова) кыз вокал номинациясендә – беренче, оригиналь жанрда икенче урын алды. Ул республика бәйгесендә сыналачак.