Туган як тарихын өйрәнү музеенда “Музейлы яз“ акциясе уза

2019 елның 29 марты, җомга

1-5 апрельдә районнның туган як тарихын өйрәнү музеенда “Музейлы яз” республика акциясе һәм бүләк итү көннәре уза.

Әлеге көннәрдә теләге булган һәркем үзләрендә сакланган фотография, документлар, гомумән, тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булырдай әйберләрне музейга тапшыра ала.

“Музейлы яз” акциясе кысаларында район музеенда, аның Иж-Бубый, Тәбәрле, Салагыш авылларындагы структур бүлекчәләрендә Россиядә театр елына багышланган күргәзмәләр эшли, музей дәресләре уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International