“Татар кызы” республика этабы җиңүчесе халыкара конкурс финалында Удмуртия данын яклаячак.
Удмуртиядә 10 кыз “Татар кызы-2019 " конкурсы финалына чыкты. Җиңүчене 5 апрельдә билгеләячәкләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Катнашучыларга милли кием элементларын булдыру осталыгын күрсәтергә, иҗади номер әзерләргә һәм интеллектуаль бәйгедә катнашырга туры киләчәк. “Татар кызы” республика этабы җиңүчесе халыкара конкурс финалында Удмуртия Республикасы данын яклаячак.
Хәзерге вакытта “ВКонтакте” социаль челтәрендәге конкурс төркемендә тавыш бирү бара. Аның җиңүчесе тамашачы мәхәббәте призын алачак.