Биектау авыл клубында 1 апрель – Көлке көне уңаеннан ял кичәсе узды.
Авыл үзешчәннәре тамашачылар хозурына юмористик миниатюралар тәкъдим иттеләр. Әлфия Газакаева, Айсылу Зәйнетдинова, Гөлнур Красильникова, Гөлчәчәк Вахитова, Фирүзә Абзалиева, Айгөл Фәррахова, Лилия Низамбиева үзләренә тапшырган рольләрне бик оста башкарулары белән тамашачы ихтирамына лаек булдылар. Лидия Садыйкова кичәне җырлары, Фәнил Нуриев гармун моңнары, Гөлфия Миннәхмәтова нәфис сүзләре белән бизәде. Тамашачылар үзешчәннәргә булган олы рәхмәтләрен җылы алкышлары аша җиткерделәр.