Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә – Бәраәт кичәсе. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. Быел ул 19 апрельдән 20сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.
Пәйгамбәребез хәдисендә Бәраәт кичәсе хакында болай диелә:
Пәйгамбәребез әйткәнчә, Бәраәт кичәсе – догалар һәм теләкләр кабул була торган бер кич. Бу мөбарәк кичне үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез һәм бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһтан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк.
“Ислам дине нигезләре” китабыннан файдаланылды.