Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле Клин шәһәрендә узган бишенче “Россиянең халык сәнгате һөнәрләре“ фестивалендә катнашты.
Ансамбль Татарстандагы традицияләрне, фольклорны күрсәтсә, Казаннан килгән вәкилләр сәнгать һөнәрләре турында сөйләгәннәр.Әлеге фестивальдә Әгерҗе артистлары төрле уен коралларында милли җырларыбызны башкарганнар, татар көйләренә тезмә уйнаганнар, биюләр белән таныштырганнар. Ачылу тантанасында, икенче көнне ярминкәдә ясаган чыгышлары җылы алкышларга күмелгән. Ә менә ябылу тантанасында аларга РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән чыгыш ясарга туры килгән.
Күренекле артист белән бер сәхнәдә эшләү безнең өчен бик зур дәрәҗә булды, диләр “Көмеш телле гармун“ ансамле артистлары.