Шаршады авылы китапханәсендә китап бәйрәме

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне. Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

Балалар китабы көнендә Шаршады авылы китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен китап бәйрәме оештырылды. Презентация күрсәтелде. Укучылар китап  турында мәкальләр укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. “Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба” - дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Фотогалерея http://agryz.tatarstan.ru/rus/prazdnik-knigi-v-sharshadinskom-selskom-poselenii.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International