"Әгерҗе хәбәрләре” газетасына язылу башланды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының икенче яртыеллыгына язылу башланды.

Безгә бүген газетаны алдыручы 4200 әбунәченең һәрберсе кадерле. Сез безнең өчен бик тә кирәкле булган кебек, үзегез дә газетаны көтеп аласыздыр. Редакция коллективы районыбыздагы яңалыклар, вакыйгалар, аның күркәм кешеләре, хезмәт алдынгылары белән таныштыру, сездә килеп туган проблемаларны чишәргә ярдәм итү, туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә якыннарының җылы теләкләрен, игъланнарны, телевидение программасын вакытында җиткерү максаты белән эшли. Без сездән теләк-тәкъдимнәр дә кабул итәргә әзер. Телефоннарыбыз: 22861, 22962.

Алты айга газетага язылу бәясе: почта элемтәсе бүлекчәләрендә – 699 сум,  редакциягә килеп алучылар һәм хезмәт коллективлары аша алдыручылар өчен – 420 сум. 

Санаулы көннәр бик тиз уза, шуңа бакча эшләре керешкәнче алдагы яртыеллыкка язылып куярга киңәш итәбез. Киләсе яртыеллыкта да бездән аерылмагыз, хөрмәтле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International