2018 елда Татарстан инвалидларга уңайлы мохит тудыруга якынча 27 миллион сум юнәлдергән

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Аз мобильле гражданнар өчен барлыгы 25 объект — мәктәп, хастаханә, спорт залы һәм мәдәният оешмалары җайлаштырылган.

Үткән ел Татарстанда инвалидларга һәм аз мобильле халык төркеменә үтемле һәм уңайлы тормыш алып бару шартлары тудыру өчен 26,9 миллион сум юнәлдерелгән.

Бу акчаларга 25 объект, шул исәптән 12 белем бирү оешмасы, 5 сәламәтлек саклау объекты, 3 спорт объекты, шул ук санда социаль яклау объектлары һәм ике мәдәният йорты җайлаштырылган.

2011-2017 елларда республиканың бөтен 45 район һәм шәһәр округында да социаль өлкәдәге барлыгы 872 объектта аз мобильле гражданнар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Әлеге эшләрне финанслау 2,6 миллиард сумны тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International