Ялгыз яшәүче тыл ветеранына туксан яшь тулды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Хезмәт һәм тыл ветераны Әфүдә Камалетдинованы район башлыгы Валерий Макаров исеменнән халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова котлады.

Актаныш районында туып-үскән кыз, Әгерҗегә килеп, 19 яшендә Әгерҗе станциясенең ягулык складына эшкә урнаша. Шунда ук эшләүче Рифкать исемле егет белән гаилә коралар. Кырык сигез ел хезмәт стажы бар аның. Тырыш хезмәте өчен күп тапкыр бүләкләргә лаек булган. Курортларга да еш җибәргәннәр аны.

Тормыш иптәше дә, бердәнбер улы да күптән вафат булган. Ялгызы гына гомер кичерүче Әфүдә апа ярдәмчел күршесе Руфага бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International