Гаиләләрдә балалар тусын өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, диде Россия вице-премьеры.
Россия Хөкүмәте ана капиталын беренче бала өчен бирү мөмкинлеген карый. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
"Гаиләләрдә балалар тусын өчен өстәмә кызыксындыру чаралар булдырырга кирәк. Шунлыктан беренче балага ана капиталын кертү дә карала. Әлегә бу фикерләр генә", - диде вице-премьер.