Әгерҗе егете Артем Айдинов исемендәге премия белән бүләкләнде

2019 елның 5 апреле, җомга

Агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалында белем алучы, “Форпост“ үзәге активисты, оператив отряд командиры, шәһәр күләмендә узучы чараларда, акция һәм ярышларда башлап йөрүче Марат Ковалев Әгерҗе районы тарихында беренче тапкыр Артем Айдинов исемендәге премиягә лаек булды.

Белешмә өчен: Казан авиация институтының беренче курс студенты, сугышчан комсомол дружинасы әгъзасы Артем Айдинов 1965 елда Казан урамында кизү торганда хулиганнар кулыннан вафат була. Исеме Казан урамнарының берсенә, мәктәпкә бирелгән. 2000 елда аның исемендәге премия булдырылган. Елга бер тапкыр әлеге премиягә “Форпост“ үзәге активистлары лаек булалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International