1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең районда да, санитар икеайлыкка старт бирелде. Ул май ахырына кадәр дәвам итә.
Икеайлык кысаларында махсус комиссия булдырыла һәм ул, атна саен йөреп, оешма-предприятиеләргә беркетелгән территорияләрдәге чистарту эшләренең барышын контрольдә тота.
Санитар икеайлык шәхси йортларда яшәүчеләргә дә кагыла. Хәер, үз хуҗалыгы белән яшәүче ишегалдында бер генә чүп күрсә дә аны алып ташламый калмый. Бу сыйфат һәркемгә хас булсын иде. “Бу – безнең шәһәребез, районыбыз, авылыбыз бит” дип фикер йөрткәндә һәм аны чиста тотуга һәрберебез үз өлешен керткәндә генә тәртип урнаштырырга мөмкин булуын онытмыйк.