Шимбә көнне Әгерҗедә беренче язгы ярминкәгә старт бирелде.
Иртәнге сәгатьләрдә үк район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәүдә гөрли башлады. Авыллардан ит, печән, ашлык, бәрәңге, утын, сөт һәм сөт продукцияләре сатучылар җыелды. Сатып алучылар да озак көттермәде.
Алдагы ярминкә 20 апрельдә булыр дип планлаштырыла.