1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башланды.
Безнең районнан бу язда 29 егет солдат каешы буа. Беренче төркем май бәйрәмнәреннән соң китә. Ә хәрби хезмәткә чакыру 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
2019 елның апрель-июлендә Татарстанда 18 меңгә якын кеше чакырылыш комиссияләренә килергә тиеш дип көтелә. 3300 дән артык кеше гаскәрләргә җибәреләчәк. Коры җир гаскәрләренә егетләрнең 53 проценты китәчәк.
Хәрби-диңгез флотына – 8 процент, стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә – 8 процент, Һава-космик көчләр гаскәрләренә – 9 процент, Һава-десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнешле частьларга – 8 процент, Милли гвардия гаскәрләренә – 6 процент, Оборона министрлыгының Баш идарәсенә – 2 процент һәм башка бүлекчәләргә 6 процентын озату ниятләнә.
Армиягә төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә бармый калган өлкәнрәк яшьтәге егетләрне җибәрү ниятләнә. Югары һәм урта һөнәри белеме булган гражданнарга өстенлек биреләчәк.