“Вокал”, “Музыка уен коралларында уйнау”, “Кул эшләре”, “Түгәрәк өстәл” секцияләре җиңүчеләре Иж-Бубый мәдәният йортында үз чыгышларын күрсәттеләр.
Ике сәгатьтән артык барган концертта яшь сәхнә осталары тамашачыларга җыр-моңнарын, шигъри чыгышларын тәкъдим иттеләр, төрле уен коралларында уйнадылар.