Әгерҗе кызы Азалия - “Татар телен иң яхшы белүче" номинациясе җиңүчесе

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Ижауда сигезенче тапкыр “Татар кызы” бәйгесе узды.

Анда җиңү өчен ун кыз  төрле номинацияләрдә көч сынашты. Нәтиҗәдә Дилия Харисова җиңү яулады. Әгерҗе кызы Азалия Гыйльметдинова да сынатмады. Ул "Татар телен иң яхшы белүче" номинациясендә җинү яулады,  "Назлы кыз", "Тамашачы мәхәббәте" һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә лаек булды. Якташыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International