ВӘЛИЕВ Ринат Фәгыйл улы “ТР техник инвентаризация бюросы“ акционерлык җәмгыятенең Чаллы филиалы Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Р.Вәлиев 1965 елда Әгерҗедә туган. Лисино урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Читтән торып Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә укыган.
Хезмәт юлын 1984 елда Калуга өлкәсендә урман хуҗалыгы мастеры булып башлаган.
1986-2003 елларда Әгерҗедә техник көллият, урман хуҗалыгы, район почта элемтәсе узелы, район җитештерү берләшмәләрендә төрле вазифалар башкарган.
2003-2006 елларда Әгерҗе локомотив депосында электровоз машинисты ярдәмчесе, 2006 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче тимер юлда автоматика һәм контроль-үлчәү приборлары буенча слесарь булып эшли.
Ххх
Моңа кадәр “ТР техник инвентаризация бюросы“ акционерлык җәмгыятенең Чаллы филиалы Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән Лилия Олейник шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.