Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Җырчы бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

Җырчы Гүзәл Уразова Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

"Миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелүе хакында документка Президентыбыз кул куйган. Мин инде "алдан кычкырган күкенең башы авырта" дип бу яңалыкны тантаналы рәвештә тапшырганнан соң гына язарбыз диеп уйлаган идем. Баксаң, бөтен дөнья белә икән инде", - дигән җырчы. 

Ул үзенең тамашачыларына, Татарстан җитәкчелегенә һәм якыннарына рәхмәтен дә җиткергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International