Пенсия артты

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

1 апрельдән социаль пенсия күләме 2 процентка артты. 

Әлеге арту дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләргә, радиация һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, “Ленинград боҗрасында яшәүче“ билгесе белән бүләкләнүчеләргә, космонавтларга, шулай ук хәрби хезмәттә һәм Чернобыльдә һәлак булганнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларына кагыла. Татарстанда мондый төр пенсия алучылар – 82 мең кеше.

Социаль пенсияне республикада 79 меңнән артык кеше ала. Аларга картлык буенча пенсиягә чыгу яше җитсә дә, эш стажы җитмәү сәбәпле иминият пенсиясен алалмаучылар, туендыручысын югалтканнар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар, әти-әнисе билгеле булмаган балалар керә. Индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле түгел.

Индексацияләнгәннән соң уртача пенсия күләме 8600 сум тәшкил итә.

Зөлфия БАКАСОВА,

Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International