Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә олы үтенеч белән Татарстанның Балтач районы Салавыч авылыннан Рамазан Фәрзиев мөрәҗәгать итә.
Хат язуымның сәбәбе сездә – әтием Низамиев Фәрзи Низамиевичның (Низамутдинович) Әгерҗедә яшәүче туган-ыруын табу. Әтием 1918 елда Балтач райнының Ор авылында туган. Сугыштан аяксыз кайтып, Салавычка тормышка чыккан апасы Хәдичә һәм сугыш вакытында кызына күченгән әнисе Газҗамал әбиебез гаиләсенә – Салавыч авылына кайтып төпләнә. Аннан миңа әни булачак Галия исемле кыз белән гаилә кора. Мин – аның өченче баласы. Миңа бер яшь вакытта аны үтерәләр (шулай язуым мөһим).
Инде Әгерҗегә бәйлелегебез… Салавычтагы апасыннан кала әтиемнең тагын ике абыйсы булуы мәгълүм. Орда яшәгән бер абыйсы Габдрахман да сугыш алдыннан фаҗигале төстә мәрхүм була. Олы абыйлары Фәйзрахман өйләнеп, хатыны Фатыйха (ялгыш булмасын) белән Әгерҗегә барып төпләнә. Әтиләре Низаметдин бабайны бөтенләй белмибез. Әтиемнең фамилиясе Низамиев, мөгаен Фәйзрахман абый да шулай йөргәндер. Шулай да Низаметдин бабабызның әтисе Шәмсетдин булганлыгын искәртеп узам… Нәкъ менә шушы нәсел кызыксындыра инде безне.
Әтиемнән әнием 32 яшендә бик фәкыйрьлектә калып, безне үстереп, минем гаилә белән яшәп, 96нчы яшендә әле 3 ел элек кенә вафат булды. Әтиемнең, шул ук Фәйзрахман абыйның да әнисе Газжамал әбиебез вафатына (1968) кадәр үк бер кайтып киттеләр алар, ягъни шул Фәйзрахман абый һәм Фатыйха җиңгиләр. Әмма аларны хәтерләвем төш кебек кенә. Мин армиядә вакытта, 1971 елның декабрь ахырында әтиемнең безнең Салавычтагы Хәдичә апасы 58 яшендә яман чирдән вафат була. Әниемдә, мөгаен, Әгерҗе туганнарның адресы булгандыр, ул Фәйзрахман абыйның сеңлесе Хәдичә апаның вафатын белдереп хат яза аларга. Алардан җавап соңарып кына май аенда килә. Хатны Фәйзрахман абыйның кызы Рауза (Роза) яза. Миндә шул хат саклана. Хат авторы әнигә Хәдичә апаны караганы өчен рәхмәт белдерә. Сезгә шул хатның копиясен һәм үзем аңлаган кадәр эчтәлеген салам. Хатта исемнәре аталган Роза(Рауза) һәм Хәмис – Фәйзрахман абзыйның кызы кияве булса, аларының фамилияләре башкача, ягъни безгә җизни тиеш Хәмиснекечә булырга тиештер. Флюра белән Фәритнең дә фамилияләрен белеп булмый. Алары кызлары-кияүләреме, әллә уллары, киленнәреме – анысы да, кызганычка каршы, мәгълүм түгел. Алай да, өлкән буын апаларның кайберләренең ирле булып та кыз фамилиясендә гомер кичергәннәре булды, анысын да искә алырга кирәк. Фәйзрахман (Фәйз, Фәез дә булырга мөмкин) әтием Низамиев Фәрзинең (Фәрзетдиннең) абыйсы, өстәвенә 50 елдан артык элек безгә кайткан вакытларында ук алар әби-бабайлар иде – бик күптән үлгәннәрдер инде. Балалары исәннәрдер, яшьләре 80нәр тирәсендә тибрәнергә тиеш. Хатта безнең, ягъни әнинең балалары түрында сорашу да, үз балалары хакында да сүзләр юк. Әнием аларга җавап язгандыр бәлкем, әмма дөнья куып димме, адреслары да эзләнмәде, элемтә өзелде. Абыем, апам исәннәр. Күптән үзебез әби-бабай. Ике кыз һәм егет үстердек. Өйләндерерлек, кияүгә бирерлек оныклар бар. Шөкер, тормышыбыз җитеш. Ләкин олыгайган көндә үкенечләр җанны телә. Әгерҗе шәһәрендә мин исемнәрен атаган кешеләрне,туганнарыбызны белүчеләр табылмасмы? Адреслары, телефон номерлары димме. Белүчеләр булса, 8 (843-68)-3-05-52, 891-7287-6353 телефоннарына хәбәр бирсәгез иде. Хат язу өчен адрес: 422256, Фарзиеву Рамазану Фарзиевичу, ул.Татарстана 29, дер. Салаусь, Балтасинский р-н, РТ. Электрон почтам адресы: farziev-r@mail.ru Үзебез белән яшәүче улыбыз Раушанның алдагы атналарга Ижевскига барасы бар. Мин дә аның белән барып кайтасы һәм бик тә Әгерҗегә кереп чыгасы килә.