Балалар бакчалары һәм мәктәпләр ризык әзерләгәндә йодлы тоз гына кулланырга тиеш

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

​​​​​​​Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Халыкның сәламәтлеге – Арктиканы уңышлы үзләштерү һәм икътисади үсеш нигезе» дигән сессиядә шулай дип белдергән.

Роспотребнадзор балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен ризык әзерләгәндә бары тик йодлы тоз гына куллануны мәҗбүри итеп куйган. Ведомство җитәкчесе Анна Попова Халыкара Арктика форумында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАССагентлыгы хәбәр итә.

«Әле кичә генә Роспотребнадзорның инде теркәлгән документы дөнья күрде. Анда балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен ризык әзерләгәндә бары тик йодлы тоз гына куллану мәҗбүри итеп куелган. Бүгенге көннән башлап аларда йодлы тоз гына кулланылачак», - дип искәрткән Анна Попова «Халыкның сәламәтлеге – Арктиканы уңышлы үзләштерү һәм икътисади үсеш нигезе» дигән сессиядә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International