Әгерҗедә булган юл һәлакәтендә машинага ут каба

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне көндез К.Маркс урамындагы Әгерҗе елгасы аша салынган күпердә юл һәлакәте була.

Әгерҗедән ВАЗ-2107 автомобиле шоферы, каршы якка чыгып, “Ауди А5” автомобиле белән бәрелешә. Әлеге машина рулендә Пермь кешесе була.

Бәрелешкәннән соң беренче машинага ут каба. Аны тиз арада сүндерәләр. ВАЗ-2107 машинасы йөртүчесен МЧС коткаручылары ярдәме белән алырга туры килә.

  • Аны Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә алып киттеләр. Тикшергәннән соң алкоголь эчемлек куллануы турындагы факт расланды. Тәртип бозучы закон кысаларында җавап бирәчәк. Чит ил машинасы шоферын тикшерү нәтиҗәсе – тискәре. Аңа зыян килмәгән, ВАЗ пассажиры җиңелчә генә җәрәхәтләр алган, – дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International