Район поликлиникасында “Бронхиаль астма” темасына “Сәламәтлек мәктәбе” акциясе узды.
Нәрсә ул астма? Ул нилектән барлыкка килә? Дәвалау юллары нинди?
Сәламәтлек мәктәбендә бу тема очраклы түгел, чөнки яз көне хроник авырулар аеруча кискенләшә.
Поликлиника баш табибы урынбасары Аделя Нафыйкова пациентларны бронхиаль астма авыруының тарихы белән таныштырды.
Аннан сүзне участок терапевты Ольга Ермолаева дәвам итте. Ул бу авыруның барлыкка килү сәбәпләре һәм тын бетү, ютәл кебек билгеләре турында сөйләде. Ольга Егоровна бу чирнең нәсел буенча күчү мөмкинлеге булуы турында әйтеп үтте. Пациентларны хайваннар, йон, тузан, чәчәк серкәсе кебек аллергеннардан сак булырга өндәде. Доктор дәвалау ысуллары, профилактикага җитди карау, көндәлек тормышта ингаляторларны дөрес куллану кирәклеге турында сөйләде.
Пациентлар игътибарына тәкъдим ителгән фильм да препаратларны дөрес куллану турында булды. Профилактика кабинеты шәфкать туташы Лидия Нуриева чарада катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр таратты.
Май аенда булачак чираттагы “Сәламәтлек мәктәбе”нең темасы йөрәк-кан тамырлары авыруларына багышланачак.