Әгерҗе районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев һәм Казаннан килгән вәкилләр “Исәнбай“, “Кадыбаш“, “Пеләмеш“ бүлекчәләрендә, “Тирсә-Транс“ участогында, “Агрохимсервис“ ширкәтендә техниканың, тагылма һәм чәчүлек агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.

Районда барлык төр техника язгы кыр эшләренә сиксән процент әзер. Авыл хезмәтчәннәренә чәчү кампаниясенә старт бирелгәнче техникаларны көйләп бетерү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International