Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча урыннар билгеләнде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Һава торышы шулай сөендереп торса, ике атнадан районыбыз басу-кырларда тракторлар гөрелтесе ишетелә башлаячак. Ә аңа кадәр Әгерҗе районы игенчеләре алдында чәчүгә чыгачак техникаларны ремонтлауны төгәлләп бетерү бурычы тора. «Бүгенге көндә сиксән процент техника старт сызыгына куелырга әзер», диләр җитәкчеләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе, «Агрофирма–Әгерҗе» ширкәте җитәкчеләре Дилүс Гатауллин, Радик Мәүлиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Ленар Гаязов җитәкчелегендәге комиссия, «Кадыбаш», «Исәнбай», «Пеләмеш» бүлекчәләрендә, «Тирсә-Транс» участогында, «Наҗар» ширкәтендә булып, чәчү һәм тагылма агрегатларның, техниканың җаваплы чорга әзерлеген тикшерделәр.

Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча беренче урын – «Наҗар» ширкәтенә, икенче урын – “Исәнбай“га, өченче урын “Кадыбаш“ бүлекчәсе белән «Сарсак-Омга» ширкәтенә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International